Эчтәлек

Шәһәр думалары һәм земстволар башлангычында хакимиятнең яңа структураларын оештыру максатында төзеләләр. Алар составына шәһәр думалары, земстволар, хәрби-сәнәгый комитетлар, биржа берләшмәләре, кооперативлар, хастаханәләр кассалары һ.б. вәкилләре керә.

Үз эшчәнлекләрендә Вакытлы хөкүмәт ярдәменә таяналар: Вакытлы хөкүмәтнең губерна һәм өяз комиссарларына комитетлар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кушыла. Казанда комитет 1917 елның 5 мартында оештырыла. Президиум: В.Д.Боронин (рәис), С.М.Ефимов, А.М.Поспеев һәм Ю.П.Денике (рәис иптәшләре (урынбасарлары)), В.Н.Иванов һәм Б.Н.Нелидов (секретарьлар).

Комитетта төрле комиссияләр эшли, аларның составы үзгәреп тора: башта хәрби (А.И.Абдрин, Б.Е.Агапов, Р.А.Лурия, Н.И.Зенгилевский, Н.И.Дамперов); администрация (А.Н.Нехотяев, М.С.Бухов, В.И.Кудрявцев, Ф.С.Лозовой, Л.Мостафин); финанс (П.П.Набоков, П.Г.Зайцев, В.Ибраһимов, А.Д.Чернояров, В.С.Әхмәдуллин); азык-төлек (П.А.Дубровин, А.П.Полянин, И.Ф.Аносов, А.Мостафин, Лосев); оешмалар һәм җыелышлар төзелеше тәртибе (А.Г.Бать, Хансуаров Исхак, В.И.Вегер, Захаров, П.И.Чекунов) комиссияләре оештырыла; соңрак юридик, контроль һәм редакцион комиссияләр барлыкка килә. 29 мартта комитет яңадан сайлана, аңа 31, шул исәптән Казан эшче һәм солдат депутатлары Советыннан 12 вәкил керә. 12 апрельдә состав яңартыла: аңа профсоюз һәм җәмәгать оешмалары, шул исәптән Мөселман социалистлар комитеты вәкилләре кертелә. Җәмәгать иминлеге комитетлары шулай ук Казан губернасының барлык өязләрендә дә (Цивильскида – 6 мартта, Царёвококшайскида һәм Чистайда – 7 мартта һ.б.) оеша. Чистайдагы комитет 68 кешедән тора, 4 секция (халык милициясен оештыру, тынычлык саклау һәм яңа стройны яклау, мәгариф, шулай ук азык-төлек буенча) эшли. Июльдән, халыкка мәгълүматлар тарату, милиция оештыру кебек баштагы вазифалардан тыш, Җәмәгать иминлеге комитетларына крәстиян чыгышлары активистларына каршы репрессияләр оештыру бурычы да йөкләнә.

Комитетлар эшчәнлеге халыкта хуплау тапмый, алар Вакытлы хөкүмәтнең урыннардагы таянычына әверелә алмыйлар. Өяз комитетлары еш кына халык тарафыннан таратыла (мәсәлән, Чабаксарда).

Әдәбият

Валеев Р.К. Кризис местных органов Временного правительства летом и осенью 1917 г. (по материалам Поволжья) // Октябрь в Поволжье и Приуралье (источники и вопросы историографии). К., 1972;

Захаров Н.С. Советы Среднего Поволжья в период борьбы за диктатуру пролетариата. К., 1977.

Автор – Л.М.Айнетдинова