Тарихы

1565–1568 еллардан мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге, сәүдә итү тарала.

XIX йөзнең соңгы утыз еллыгында сәүдәгәр П.В.Щетинкин авылда йорт сала, XIX йөз ахырыннан анда земство һәм чиркәү-приход мәктәпләре урнаша (1996 елда юкка чыга).

1902–1905 елларда тузган агач чиркәү (1781 елгы) урынында, П.В.Щетинкин акчасына, Казан-Богородица чиркәве төзелә, өстәмә корылмалары Изге һәм Чудотворец Николай хөрмәтенә һәм Изге Мина хөрмәтенә изгеләндерелә (1930 елларда ябыла, бинасында хәрби склад урнаша, 1989 елда яңадан ачыла, 2009 елдан Казан-Богородица монастыре утары; рус-византия юнәлешендә эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

Чиркәү коймасының төньяк-көнбатыш почмагында “Император Александр II истәлегенә” кәшәнә төзелә.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1883 елда ачыла), 3 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 601,33 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Урта Девятово авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новый мир” колхозы оештырыла. 1949 елда аның составына Тельман исемендәге һәм “Рассвет” колхозлары керә. 1965 елда Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге совхоздан “Россия” колхозы аерылып чыга, авыл аның составына, аннан соңгы елларда “Девятовский” совхозы составына керә. Хәзер “Девятовский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (идарәсе Урта Девятово авылында урнашкан).

Халык саны

1782 елда – 130 ир-ат;
1859 елда – 523,
1897 елда – 657,
1908 елда – 670,
1920 елда – 888,
1926 елда – 947,
1938 елда – 853,
1949 елда – 491,
1958 елда – 313,
1970 елда – 256,
1979 елда – 147,
1989 елда – 86,
2002 елда – 36,
2010 елда – 95,
2017 елда – 61 кеше (руслар – 94%).