Биографиясе

1930 елның 10 декабре, Мәскәү – 2018 елның 27 июне, шунда ук.

СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый (1954). 1945–1949 елларда Мәскәүдә заводта слесарь.

1958 елдан Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы, 1978 елдан Европа илләре һәм Америка тарихы һәм сәясәте кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта институт нәшриятының баш мөхәррире (1960–1962).

1974 елдан «Россия-Австрия җәмгыяте» вице-президенты, 1993 елдан Россия-Германия дуслыгы лигасы рәисләренең берсе.

Хезмәтләре Россиянең Германия һәм Австрия белән дипломатик мөнәсәбәтләре тарихына карый.

Бүләкләре

Халыклар Дуслыгы ордены, «Австрия Республикасына күрсәткән хезмәте өчен» алтын билге, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

История международных отношений и внешней политики СССР. М., 1960.

От Бреста да Киля. Провал антисоветской политики германского империализма в 1918 году. М., 1963.

Раппальская политика. Советско-германские дипломатические отношения в 1922–1932 годах. М., 1974.

Объединение Германии или аншлюс ГДР. М., 1994.