Биографиясе

1911 елның 25 мае, хәзерге Мордва Республикасының Ковылкин районы Иске Аллагол авылы – 1983 елның 26 мае, Мәскәү

1933–1935 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. 1936 елдан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли.

1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Венгрия, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның 30 сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Мәскәүдә яши.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000.

Герои огненных лет. М., 1978. Кн. 3.

Геройская быль. Саранск, 1985.