Эчтәлек

Ул шәхеснең чикләнмәгән (абсолют) иреккә хокуклылыгын яклау, аның акылын, хис-тойгыларын дини-патриархаль гореф-гадәтләр басымыннан азат итү, феодаль-буржуаз җәмгыятьнең социаль һәм рухи изүенә ризасызлык белдерү белән сыйфатлана.

Мөселман Яңарыш әдәбиятының Мәгарри, Хәйям, Хафиз, Нәсими кебек шагыйрьләре горур һәм ирекле шәхескә мәдхия уку, аны илаһилаштыру, һәрнәрсәгә шик-шөбһә белдерү, дингә һәм голамәләргә каршы кискен фикерләр белдерү, феодаль-патриархаль әхлакны тәнкыйтьләү һәм гаепләү белән танылалар. Бу шагыйрьләрнең дөньяга карашларына дуализм хас. Бер яктан, алар ихлас әт-Тәһхидкә – Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанганнар; икенче яктан, кешене дә һәрнәрсәнең үлчәме, Галәмнең үзәге дип югары күтәргәннәр.

XX йөз башы татар әдәбиятында, ягъни шәхес азатлыгына һәм милли тәрәккыять мәсьәләләренә игътибар арткан чорда, урта гасырлар мөселман дөньясындагы гыйсъянчылык традицияләренең йогынтысы аеруча тирән һәм киң колачлы була.

XX йөз башы татар гыйсъянчылык романтизмының күренекле вәкиле – шагыйрь С.Рәмиев. Аның иҗаты – кешене илаһилаштыру, Аллаһка карата да тәнкыйди сүзләр белдерү, буржуаз җәмгыять белән бәйле өметләрдән гайрәт чигү, социаль һәм рухи изүгә ярсып каршы чыгу, шәхеснең хөр фикер йөртүгә хокуклылыгын яклауның ачык мисалы («Таң вакыты», «Мин», «Син», «Алданган», «Дөньяга», «Мәҗид сүзе» һ.б.).

«Таң вакыты» шигырендә яфраклары белән бөтен дөньяны каплаган зур агач кәүсәсе мисалында ул урта гасырлардагыча торгынлык хәлендә яшәвен дәвам итүче XX йөз башы татар тормышын символлаштыра. Кешенең җирдә һәм галәмдә акылы һәм ихтыяры иҗтиһад кылырга хокуклы икәнлеген раслап, барысын да язмышка сылтап, изге гамәлләрне бары тик Аллаһтан көтеп ятучы, ислам диненең асылын аңламаучы замандашларын кискен тәнкыйтьли. Таң атуны – Яңарышны күзаллаган гыйсъянчы шагыйрь шәхеснең рухи үсешенә, милли алгарышка аяк чалган наданлыкка каршы чыга («Бетмә надан / Туг яңадан / Мәгърифәтле анадан! / Бул кеше, үзең тырыш, өмид итмә, / Хата ул өмид Алладан!»).

Гыйсъянчылык мотивлары Г.Тукай («Өмид»), Г.Ибраһимов («Көтүчеләр»), М.Гафури («Юктырсың ла, Алла!»), Ш.Бабич («Газазил») кебек шагыйрьләр һәм прозаиклар иҗатында да күзәтелә.

1905-1907 еллардагы Беренче рус революциясеннән соң, сәяси, социаль, милли идеаллары тормышка ашмаган гыйсъянчы язучылар тирән күңел төшенкелегенә биреләләр. Бу чорда әсәрләрнең төп мотивы – нәфрәт һәм рәнҗү белдерү. Мәсәлән, 1909 елда язылган «Дөньяга» шигырендә С.Рәмиев: «Җир-суны да яндырыр һәм / Күкләрен ватар идем!...» – дип яза. Әмма шулай да 1917 елга кадәрге гыйсъянчы язучылар илаһияттән йөз чөермиләр, чын күңелдән Аллаһның барлыгын һәм бердәнберлеген тану фәлсәфәсенә турылыклы булып калалар. Алар иҗатындагы гыйсъянчылык мотивлары типологик яктан Европа һәм рус әдәбиятларындагы «давыл һәм һөҗүм», байрончылык, ницшечелек, иблисчелек ише фәлсәфи-эстетик агымнар белән охшаш.

1920–1930 еллардагы гыйсъянчылык әдәбиятындагы төп мотив марксистик-ленинчыл идеология рухында илдә рәсми дәүләти атеизм урнаштыру, ислам дине, мөселман мәдәнияте белән бәйле рухи кыйммәтләрне юкка чыгару, Аллаһ һәм аның пәйгамбәре Мөхәммәдкә карата ачулы гаепләүләр яудыру, Ленин белән Сталин кебек юлбашчыларга мәдхия уку була.

Сугышчан атеизм, партиялелек, сыйнфыйлыкны алга сөргән большевистик идеология руханиларга каршы аяусыз сугыш ача, динне хорафат дип тамгалап, «галәмнең шаһы», җир йөзендәге бердәнбер Аллаһ дип, бары тик социализм төзүгә юнәлтелгән хезмәтне генә таный.

Октябрьдән соңгы чор татар язучылары арасында гыйсъянчыл традицияләрнең дәвамчысы буларак Һ.Такташ аерылып тора. «Гыйсъян» (1923 ел) шигырендә ул: «Гыйсъян итеп сезгә каршы, / Сорыкортлар, мин менә / Куркыныч утлар ягып, / Чыктым янар тау өстенә. / Аллагызны, / Дөньягызны /Утка ташлыйм, яндырам, / Җирдә тик эшне илаһ дип калдырам», дип язды. Аның атаклы романтик эчтәлекле «Җир уллары трагедиясе», «Нәләт», «Эшлиләр», «Гыйсъян», «Пасха чаңнары», «Октябрь төне», «Син дошманым минем» кебек шигырьләре дә партиялелек, сыйнфыйлык күзлегеннән чыгып диннән катгый баш тарту белән сугарылган.

Гыйсъянчылык мотивлары шулай ук М.Гафури, Г.Камал, С.Сүнчәләй, Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Әмири, Ә.Фәйзи, М.Максуд, М.Җәлил һәм башка язучылар әсәрләрендә дә ачык тоемлана.

1920 еллардагы гыйсъянчылык шигъриятенең аерым тармагы авангард агымнар – имажинизм белән футуризм була. Авторлар шигъри формаларга революцион үзгәрешләр кертеп, экспрессия белән сугарылган механика, техника стиленә мөрәҗәгать итәләр, үткән дәверләрдәге мәдәни мирасны, әдәби традицияләрне, көйле шигырьне кире кагалар; «чүкечле аллалар»ның үткәнне җимерү көченә, пролетариатның «канлы гыйсъяны»на, Ницшечә көч һәм агрессия культына дан җырлыйлар (Г.Кутуй «Октябрьдә», К.Нәҗми «Таш шәһәр трагедиясе»).

Гыйсъянчы шагыйрьләр татар поэзиясен хисси-экспрессив башлангыч, күтәренке-романтик һәм бәхәс стиле белән баеталар, аерым жанрлар һәм ирекле шигырь өлкәсендә кайбер ачышлар ясыйлар, сәнгатьчә фикерләүгә, авангардизмга тартым эзләнүләр алып киләләр.

Әдәбият

Халит Г. Поэзия дерзаний. Казань, 1980;

Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1926;

Садретдинов Ш. Сәгыйть Рәмиев иҗаты. Казан, 1973;

Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990;

Зарипова-Четин Ч. Проблема демонизма в творчестве С.Рамиева в контексте восточно-европейской эстетики. Казань, 2003;

Заһидуллина Д.Ф. Романтизм // Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан, 2007.

Автор – Р.К.Ганиева