Биографиясе

1921 елның 25 октябре, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе, Арзамас районы Селема авылы – 1969 елның 26 гыйнвары, Ленинград шәһәре.

Хәрби элемтә училищесын (1942 ел), Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен (Ленинград, 1949 ел) тәмамлый.

1930 елдан Казанда яши.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче аерым элемтә ротасының телефон-кабель взводы командиры (7 нче армиянең 8 нче гвардия укчы дивизиясе).

Дала фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар), Курск (1943 ел), Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның 25–27 сентябрендә Днепр елгасын кичеп, Домоткань авылы (Днепропетровск өлкәсе Югары Днепропетровск районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә.

1959 елда отставкага чыга.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Басович Я.И., Тюльников Л.К. Герои Советского Союза — горьковчане. Горький, 1981;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1.                        

Автор – В.А.Шагалов