- РУС
- ТАТ
инженер-механик, икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (2000), ТРның атказанган икътисадчысы (2000)
1953 елның 20 октябрендә БАССРның Аургазы районы Исмәгыйль авылында туа.
1979 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1979–1987 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында эшли, 1987–1991 елларда Яшел Үзән районы «Бишнә» хуҗалыгы белән җитәкчелек итә.
1991 елдан җир ресурслары һәм җир реформасы буенча Казан шәһәр комитеты рәисе (2001 елдан Казан буенча җир кадастры хезмәте җитәкчесе).
Хезмәтләре игенчелектә техниканы нәтиҗәле куллану, хуҗалык исәбендәге механикалаштырылган бүлекчәләрдә кеше факторының роле, җир ресурслары белән идарә итү һәм җир кадастрын камилләштерү мәсьәләләренә, җир өчен түләүне билгеләүгә һәм күчемсез милек базарына карый.
Недвижимость. Землеустройство. Градостроительство и экономика: Терминол. словарь. К., 1998;
Управление земельными ресурсами и развитие рынка земли в городах: Теория, анализ, практика. К., 1998;
Оценка земли: Курс лекций. К., 2001 (автордаш);
Управление земельными ресурсами в городах на основе земельно-кадастровых систем. К., 2001;
Недвижимость: Энцикл. словарь. К., 2003.
Автор — Ф.С.Зыятдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.