Нефть чыгаруның бурычлары:

  • нефть чыганакларын рациональ эшкәртү,
  • чыгарылган продукцияне җыюны оештыру,
  • алдан эшкәртү — аны күчерү-кудыруга әзерләү (нефтьне тоздан, судан арындыру, стабильләштерү).

Эшкәртү объектлары — нефть һәм газ ятмалары; чимал скважиналардан, сирәк кенә шахталардан һ.б. тау казылмаларыннан чыгарыла. Нефтьне скважиналардан чыгару XIX йөз уртасыннан киң кулланыла башлый. Дөньяда беренче нефть скважинасы Баку тирәсендә бораулана. 1855 елда Себер тау сәнәгатьчесе Сидоров Ухта тирәсендә бораулау эшләре башлый. Әмма, кабул ителгәнчә, дөнья нефть сәнәгатенең оеша башлавы 1859 елга, Пенсильваниядә 21,2 м тирәнлектәге беренче нефть скважинасы борауланган вакытка туры килә.

Россиядә нефть чыгару үсеше

Россиядә беренче нефть фонтаны Кудако елгасы (Кубань елгасының кушылдыгы) үзәнендә 1866 елда күтәрелә (скважина 1864 тә бораулана, шул вакыттан Россия нефть сәнәгате тарихы башлана). Дөньяда нефть чыгару 1859 елдагы 1 мең т дан 1900 елда 19,8 млн т га һәм 2012 елда 4,3 млрд т га кадәр арта. Беренче йөз елда аны чыгару күләме буенча АКШ — 1 нче, Россия 2 нче урынны били, 1898–1901 елларда (12 млн т чамасы), 4 ел дәвамында, ул дөньяда 1 нче урында була. Алдагы чорда нефть чыгару кими, 1928 елда генә революциягә кадәрге дәрәҗәгә ирешелә. СССРда 1940 елда нефть 31,1 млн т чыгарыла; 1987 елда иң зур күрсәткеч — 624 млн т дан артык, шул исәптән РСФСРда 570 млн т чамасы. 1990 еллар уртасында Россиядә елына газ конденсатлы 500 млн т дан артык нефть чыгарыла, 2006 елда — 480 млн т (дөньяда 1 нче урын). Чыгарылган нефть күләмен 1 кешегә күчереп исәпләгәндә, РФ нефть чыгаручы илләрнең беренче унлыгына керә. XIX йөз ахырында — XX йөз башында нефть эзләү һәм чыгару, нефть продуктлары сәүдәсе белән берничә фирма һәм аерым затлар шөгыльләнә: Л.Шандор, «Бертуган Нобельләр», «Мазут», «Волга», «Дёмин һәм Ко» һ.б.

Татарстанда нефть чыгару

1918 елда Россиядә Нефть комиссариаты, соңрак Баш нефть комбинаты төзелә, «Казан нефть секциясе» оештырыла, шул ук елда ул Казан нефть комбинаты, 1922 елда Бөтенроссия нефть синдикатының Казан район конторасы итеп үзгәртелә. Шөгер (1943), Баулы (1946), Ромашкино (1943–48) чыганаклары һ.б. ачылганнан соң беренче нефть промыселлары (НГДУ) оештырыла. Нефть чыгару бик тиз үсә (елга млн т): 0,8 (1950), 103,7 (1975), соңрак ул 23,8 гә кадәр кими (1994), аннары 31,9 га кадәр арта (2007). 1970 елларда нефть чыгаруның суммар күрсәткече буенча Татарстан дөньяда 7 нче (1 кешегә күчереп исәпләгәндә — 5 нче), 2002 елда 10 нчы урынны били. 2007 елның 1 сентябренә ТРда 3 млрд т дан артык, шул исәптән Ромашкино чыганагыннан — 2,2 млрд т чамасы, Яңа Елховой чыганагыннан — 0,28 млрд т га якын, Баулы чыганагыннан — 0,12 млрд т дан артык, Бондюг чыганагыннан 0,06 млрд т дан артык нефть чыгарыла. Сәнәгый нигездә чыгарылырлык калдык запаслар якынча 1 млрд т, ләкин аларның күп өлешен чыгару кыен. Чыгарылырлык нефть запасларын суыртып алу мөмкинлеге якынча 30 елны колачлый. Тикшерелмәгән ресурслар (чыгарылырлык запаслар) 1,4 млрд т чамасы. Нефть чыгару барышында иярчен газ да чыгарыла (елга якынча 0,7–0,9 млрд м3). Татарстанда 60 ел эчендә 100 млрд м3 дан артык күләмдә газ чыгарылган.

XX йөз ахырыннан ТРда нефть һәм газ чыгару белән 30 лап нефть компаниясе шөгыльләнә; аларның иң эреләре — «Татнефть», «Татех», «Татнефтеотдача», «Татойлгаз», «Геотех». 2014 елның башына 160 тан артык чыганак эшкәртелә. Нефть — Түбән Кама (елга 7 млн т) һәм Кичү (400 мең т) нефть куу заводларында, иярчен газ Миңлебай газ эшкәртү заводында эшкәртелә. Нефть-газ сәнәгате базасында нефть химиясе предприятиеләре — «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашин», «Казан­оргсинтез» һ.б. эшли. 1963 елда Татарстанда нефть чыгару техникасы җитештерүче предприятиеләр (Нефть-газ машиналары төзү сәнәгате, «Нефтемаш» заводы) төзелә.

Әдәбият

Щелкачёв В.Н. Отечественная и мировая нефтедобыча: История развития, современное состояние и прогнозы. М., 2001.

Авторлар — Р.Х.Мөслимов, В.М.Смелков