Тарихы

Авылга 1703 елда нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортларга бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авылның 32 кешесе баш күтәрүчеләр ягында старшина Өметкол Тәфкилев отрядында сугыша.

Мәчет турында 1836 елда беренче тапкыр телгә алына, аның каршында мәктәп була.

1870 ел мәгълүматлары буенча авылда 2 су тегермәне эшли. 1906 елда 3 су тегермәне эшли.

1880 елларда – авыл җәмәгатенең имана җире – 6379 дисәтинә, 1913 елда 3714 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елларда авыл халкының бер өлеше Мөслим райны территориясенә күченеп, Яңа Әтрәкле авылына нигез сала (хәзер Таш Елга авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1918–1920 елларда шул ук өязнең Әтрәкле волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл тау” артеле оештырыла, 1930 елда колхоз итеп үзгәртелә. 1951 елдан – “Урал”, 1960–1975 еллардан “Победа”, 1975–2003 елларда “30 лет Победы” колхозлары үзәге.

2003 елдан авыл “Победа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында; 2007 елдан – “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1960 елда һәм 1995 елда яңа биналар төзелә).

Балалар бакчасы (1976 елда һәм 2000 елда яңа биналар төзелә), мәдәният йорты (2004 елда яңа бина салына), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария дәвалау йорты (1969 елдан, 2016 елда яңа бина корыла), “Шәрибҗан” мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сердәш” вокал ансамбле эшли (2015 елдан). 2013 елдан Мәдәният һәм ял паркы ачыла.

2015 елдан авылда ай саен ярминкә уздырыла.

Күренекле кешеләре

М.Г.Фәттахов (1958 елда туган) – Татпотребсоюз идарәсе рәисе (2004 елдан), РФ Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Ш.Фәттахов (1967 елда туган) – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты, “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры (2007 елдан).

Халык саны

1795 елда – 233,
1859 елда – 643,
1870 елда – 752,
1884 елда – 893,
1897 елда – 993,
1906 елда – 1051,
1913 елда – 1227,
1920 елда – 1094,
1926 елда – 545,
1938 елда – 517,
1949 елда – 328,
1958 елда – 347,
1970 елда – 401,
1979 елда – 355,
1989 елда – 262,
2002 елда – 296,
2010 елда – 273,
2017 елда – 257 кеше (татарлар – 94 %).