Биографиясе

1920 елның 7 марты, Казан губернасы, Лаеш өязе Агачбашы авылы – 1996 елның 14 гыйнвары, Лаеш районы Державин авылы.

Казан авиация заводында эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 629 нчы укчы полкның 76 мм лы туп расчёты командиры (69 нчы армиянең 134 нче укчы дивизиясе).

Воронеж, Дала һәм 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Днепр (1943 ел), Украина, Польшаны азат итү өчен барган сугышларда, Берлин һөҗүм операциясендә (1945 ел) катнаша.

1944 елның 30 апрелендә Серкизув торак пункты (Украина ССРның Волынь өлкәсе Турийск районы) янындагы сугышта; 1945 елның 14 гыйнварында Висла елгасының сулъяк ярындагы Коханув торак пункты (Польша, Пулавы шәһәреннән 20 км көнбатыштарак) тирәсендә дошман оборонасын өзүдә (расчёт белән бергә 4 ут ноктасын юк итә); 1945 елның 24 апрелендә Альт-Мадлитц торак пункты (Германия, Франкфурт-Одер шәһәреннән 15 км төньяк-көнбатыштарак) өчен барган сугышта (аның расчёты дошманның 3 ут ноктасын һәм 2 тубын сафтан чыгара) батырлыклар күрсәтә.

1946 елдан Казанда яши. Казан механика заводында компрессорчы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Шевченко Н.Я. Звезда Славы. Казань, 1969;

Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. Казань, 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. Москва, 2000.

Автор – В.А.Шагалов