Биографиясе

1911 елның 23 ноябре, Белгород өлкәсенең Новооскол районы Иске Безгинка авылы – 1960 елның 8 ноябре, Казан.

Харьков очучылар хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1936).

1933 елдан Кызыл Армиядә.

Совет-фин сугышында (1939–1940) катнаша.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1943 елдан Казан авиация заводында очучы-сынаучы. Яңа авиация техникасын сынаганда кыюлык һәм батырлык күрсәтә (1957).

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, дүрт Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда Геройга һәйкәл куела, урам һәм сквер атала. Васильченкога мемориаль такта Җиңү Паркы Геройлары пантеонында урнаштырыла.

Иске Безгинка авылында Герой бюсты куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Герои-белгородцы. Воронеж, 1972.

Автор – В.А.Шагалов