- РУС
- ТАТ
Кызыл Армия командиры
1894 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Спас өязе Урта Әлки авылы – 1981 ел, Минзәлә шәһәре.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң полк һәм дивизия солдат комитетлары әгъзасы, 1917 елның маенда Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең Беренче корылтаена делегат итеп сайлана. 1917 елның декабрендә демобилизацияләнә.
1918 елның сентябреннән Кызыл Армиядә. Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе 26 нчы дивизиянең 6 нчы полкы белән Уфа шәһәрен чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәрләреннән азат итүдә катнаша.
Уфада агитатор курсларын тәмамлый. 5 нче армиянең Революцион Хәрби Советы сәяси бүлегенең крәстиян бүлекчәсе хезмәткәре. 1919 елның августында Мөселман совет укчыларының икенче мәктәбенә (курсларына) укырга җибәрелә.
1920 елның гыйнварыннан – Икенче аерым Идел буе татар укчылары бригадасында 202 нче полкның рота, сентябреннән 3 нче батальоны командиры.
1922–1925 елларда Әлки авыл советы рәисе һәм волость җир эшләре комиссиясе әгъзасы, волость кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, Әлки волосте башкарма комитеты һәм волость җир эшләре комиссиясе рәисе, Спас кантоны башкарма комитеты әгъзасы.
1925 елда ТАССР Үзәк Башкарма Комитет әгъзалыгына сайланганнан соң, ТАССР Халык финанс комиссариатына эшкә җибәрелә.
1930–1933 елларда Краснобор район башкарма комитеты рәисе, 1933–1937 елларда Әлмәт, Минзәлә МТСлары директоры, 1938–1942 елларда Минзәлә урман хуҗалыгы директоры.
1942–1944 елларда ВКП(б)ның Минзәлә райкомы икенче секретаре.
1944–1948 елларда Матвеевка райбашкарма комитеты рәисе, 1948–1957 елларда Минзәлә спирт заводы директоры.
1957 елдан ялда.
Ленин ордены белән бүләкләнә.
Ерашов В. Валиахметов Ахметмударрис Валиахметович // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Книга 3.
Автор – И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.