Гомуми мәгълүмат

Петрозаводск шәһәреннән 490 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан. 1977 елда шәһәр тибындагы поселок буларак нигез салына.

Халкы – 29511 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 239 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Костомукшада татарларның яши башлавы 1970 еллар ахыры – 1980 еллар башында анда тау казылмаларын баету комбинаты (хәзер «Карелия окатышы» акционерлык җәмгыяте) төзелү белән бәйле. Татарлар, башлыча, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләреннән, Казакъстан һәм Башкортстаннан күчеп киләләр.

Шәһәр территориясендә Костомукша мөселманнары җәмгыяте эшли (1996 елдан), «Фирүзә» татар-башкорт клубы оештырыла (2009 елдан, җитәкчесе – И.Н.Нәфигина). Клуб вәкилләре Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәрен, татар–башкорт милли мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән балалар һәм яшьләр белән очрашулар, күргәзмәләр оештыруда актив катнашалар.