Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Фаразларның берсе буенча XVII йөзнең уртасында Мамадыш өязе Сөн авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Зиреклесе исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү, йон-тукыма ману, итек басу, пыяла ясау, олаучылык, Кама пристаньнарында төрле эшкә яллану.

XVIII йөздә авылда мәчет була. XIX йөз ахрында Казан сәүдәгәре М.А.Сәйдәшев акчасына беренче җамигъ мәчет (1989–1990 һәм 2012 елларда реконструкцияләнә; реконструкциядән соң хәзерге бизәү элементлары белән эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге) төзелә.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (1860 елдан), 2 мәктәп (1907 елда икенчесе ачыла), тегермән эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1335,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Каенлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Каенлы” колхозы оештырыла. 1959 елдан авыл – берләштерелгән “Красный Зай” колхозы (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз итеп үзгәртелә (авыл – үзәк утары).

1993–1995 елларда “Зәй” күмәк предприятиесе эшли. 1996 –2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң авылда мәктәп җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда колхоз яшьләре мәктәбе, 1935 елда – тулы булмаган урта (1971 елда яңа бина төзелә һәм туган якны өйрәнү музее почмагы ачыла, оештыручысы – М.С.Садыйкова), 1984 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1976 елда яңа бина төзелә), китапханә (1925 елда уку өе буларак аерым бинада ачыла,1953 елдан хәзерге статуста, 1976 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), мәчет бар.

Мәдәният йортында “Тамаша” татар театры (1984 елдан, 2013 елдан халык театры, оештыручысы – Ф.Г.Әхмәтшина) һәм аның иярчен балалар (2002 елдан) коллективы, ”Җырлыйк әле” өлкәннәр татар вокаль (1982 елдан, яшьләр һәм балалар бүлекчәсе – 1985 елдан), “Хатирә” татар фольклор, “Тальяночка” рус җырлары ансамбле (икесе дә – 2013 елда); “Яшьлек” балалар хореография коллективы (2012 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Каенлы каберлеге (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

Г.И.Ибраһимов (1922–2012) – старшина, Бөек Ватан сугышында катнаша, Дан орденының тулы кавалеры;

Р.И.Хәбибуллин (1951 елда туган) – Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре, РФнең мактаулы шәһәр электр транспорт хезмәткәре, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.

Авыл белән күренекле галим, шагыйрь, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол (1768 –1838) исеме бәйле, 1792–1799 елларда ул биредә яши һәм укыта.

Халык саны

1859 елда – 568,
1870 елда – 578,
1897 елда – 936,
1920 елда –1223,
1926 елда – 657,
1938 елда – 696,
1949 елда – 596,
1958 елда – 523,
1970 елда – 562,
1979 елда – 353,
1989 елда – 662,
2002 елда – 715,
2010 елда – 634,
2022 елда – 657 кеше (татарлар).