- РУС
- ТАТ
химик-технолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1974)
1930 елның 6 декабре, Башкортстан АССРның Яңаул районы Петровка авылы — 1981 елның 11 июне, Мәскәү, Казанда җирләнә.
Казан музыка училищесен (1951), Казан химия-технология институтын (1957) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1952 елда Татар опера һәм балет театрында артист булып башлый. 1957–1959 елларда Дзержинск шәһәренең химия предприятиеләрендә (хәзер Түбән Новгород өлкәсе).
1959 елдан Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында: инженер, өлкән инженер, лаборатория һәм бүлек башлыгы.
1978–1981 елларда СССР Машина төзелеше министрлыгының 3 нче Баш идарәсендә башлык урынбасары.
Дәүләт бүләге махсус эшләнмәләрне булдыруга керткән өлеше өчен бирелә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — Г.Я.Мәүлетова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.