Биографиясе

1921 елның 20 гыйнвары, Бөгелмә кантоны Бәйрәкәтамак авылы — 1996 елның 4 июне, Санкт-Петербург.

Бөгелмә педагогика училищесен (1937), Казан танк училищесен (1942), Ленинград бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлый.

1937–1940 елларда урта мәктәптә укытучы булып эшли.

1942 елның маеннан Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 183 нче танк бригадасының танк ротасы командиры (40 нчы армиянең 10 нчы танк корпусы). Брянск, Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Касторное, Белгород-Харьков һөҗүм операцияләрендә, Днепр елгасы өчен сугышта (барысы да — 1943), Яссы-Кишинёв (1944) һәм Братислава-Брно (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 23 сентябрь төнендә Балык авылы янында (Украина ССРның Киев өлкәсе Кагарлык районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Шәрипов җитәкчелегендәге моторлаштырылган рота елганы кичеп, сугышып плацдарм яулый. Өч тәүлек дәвамында дошман контрһөҗүмнәрен батырларча кире кайтара.

1951 елда отставкага чыга, Ленинград диңгез училищесендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Баулы шәһәрендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә Мәңгелек ут кабызылган һәм Баулы, Ютазы районнарында туган Советлар Союзы Геройлары (шул исәптән Шәрипов) бюстлары урнаштырылган мемориаль комплекс төзелгән.

Казанның Җиңү паркындагы мемориаль комплекста Шәрипов исеме язылган мәрмәр такта куелган.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин