Биографиясе

1918 елның 25 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе Петропавел Бистәсе авылы – 1970 елның 19 ноябре, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1940 ел).

1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 696 нчы истребитель-танкка каршы артиллерия полкында батарея командиры (5 нче армия). Көньяк-Көнбатыш, Көнбатыш һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Киев оборона операциясендә (1941 ел), Ржев–Вязьма (1943 ел), Белоруссия (1944 ел), Вильнюс (1944 ел) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Дарсунишкис авылы янында Неман елгасын кичкәндә (Кайшядорис районы, Литва) батырлык күрсәтә: 1944 елның 17 июлендә батареяның каршы ярга йөзеп чыгуына җитәкчелек итә; дошманның берничә тубын һәм пулеметын, 2 пехота төркемен сафтан чыгара.

Сугыштан соң хезмәтен Совет Армиясендә дәвам итә.

1952 елдан запаста. Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин