- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (7.3.1945), матрос
1925 елның 27 марты, Зөя кантоны Татар Наратлысы авылы — 1990 елның 25 мае, Казан.
Сугышка кадәр тракторда эшли. 1943 елдан СССР Хәрби-диңгез флотында. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 66 нчы төтен маскировкасы һәм газсызландыру аерым отряды строевое (Днепропетровск хәрби флотилиясе). 1944 елның июлендә Пинск шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә: 5 десант операциясендә катнаша, дошманның 5 ут ноктасын юк итә. 1944 елда авырып демобилизацияләнә.
«Комсомолец» колхозында (Яшел Үзән районы) ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. 1947–1955 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;
Герои Советского Союза Военно-Морского флота. 1937–1945. М., 1977;
Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.