Биографиясе

1912 елның 30 июле, Түбән Новгород шәһәре — 1944 елның 19 июле, Латвия ССР, Лудза шәһәре паркында җирләнә.

Омск шәһәрендә заводта эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 375 нче укчы полк укчысы (3 нче удар армиянең 219 нчы укчы дивизиясе). 1 нче һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Невель һөҗүм операциясендә (1943), Идрица юнәлешендәге сугышларда (1944), 1944 елның 19 маенда Латвия ССР территориясендә дошманның оборона линиясен өзүдә катнаша. Схороновая авылы тирәсендә солдатлар взводы составында дошман траншеясына бәреп керә; дошманның 50 гә якын солдаты юк ителә, 18 е әсирлеккә алына.

1944 елның 19 июлендә Рундены посёлогы янында (Латвия ССРның Лудза районы) барган сугышта батырлык күрсәтә. 10 разведчиктан торган төркем, камалышта сугышып, ике тәүлек буе тактик яктан әһәмиятле биеклекне өстәмә көчләр килеп җиткәнче саклап тора, төркем дошманның 200 солдатын юк итә, Шәкүров шушы сугышта һәлак була.

Бүләкләр

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Рундены поселогы янында геройларның исемнәре язылган обелиск, Лудза шәһәрендә һәйкәл куела.

Омск шәһәрендәге бер урам Шәкүров исемен йөртә. Ул эшләгән завод цехы бинасына мемориаль такта куелган.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин