Биографиясе

1902 елның 25 феврале, Витебск губернасы, Лиозно өязе Колышки бистәсе — 1978 елның 21 августы, Казан.

1926 елда Днепропетровск тау эшләре институтын тәмамлый. Паровозлар ремонтлау заводында (Днепропетровск шәһәре) техника бүлеге мөдире, 1929 елдан Харьков механика-машиналар төзү институтында укытучы, 1933 елдан Орджоникидзеград машиналар төзү институтында металлар кистерү кафедрасы мөдире (Орёл өлкәсе).

1941 елдан Казан авиация институтында: металлар кистерү, станоклар һәм инструментлар кафедрасы мөдире (1976 елга кадәр), моторлар төзү факультеты деканы (1945–1946).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металларны кистерү процессында барлыкка килә торган физик күренешләрне өйрәнүгә карый. Металларны кистергәндә хасил булган көчне билгеләү, кистергән вакытта эшләнмәләр өслегендәге температураны билгеләүнең теоретик-эксперименталь ысулын эшли.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре        

Задачник по теории резания. К., 1941;

Атлас кинематических схем металлорежущих станков и их настройка: в 2 ч. К., 1954–63 (автордаш);

Выбор наивыгоднейших режимов резания. К., 1970 (автордаш).