Эчтәлек

Төрки-татар мифологиясендә тау куышлыкларында яки йортларда яшәүче 366 изге рух (бүтән чыганакларда – 40), эпик каһарманнарга, соңгы күзаллауларга караганда, гомумән, кешеләргә ярдәм итүчеләр.

Гадәттә, алар ак сакаллы, һәркайсының үз исеме булган зирәк картлар рәвешендә күзаллана. Аларга табынганнар һәм корбан китергәннәр. Соңрак алар ислам мифологиясе белән бәйләнә, аларга фәрештәләрнең кайбер сыйфатлары бирелә.

Шулай ук гаиб ирәннәр образлары татар фольклоры әсәрләрендә («Идегәй», «Кисекбаш китабы») һәм төрки-татар язма әдәбиятында да (Котбның «Хөсрәү вә Ширин», З.Халидинең «Җиһанша хәзрәт» әсәрләрендә) очрый.

Әдәбият

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан, 1977. Т. 1;

Борынгы төрки-татар әдәбиятының чыганаклары. Казан, 1981;

Алеева Ә.Х. Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе // Уйланулар, эзләнүләр, табышлар. Казан, 1987;

Рамазанова Д. Татар мифологиясендә гаиб-ирәннәр // Әдәби мирас: эзләнүләр, табышлар. Казан, 1991;

Сараи С. Гөлестан. Лирика. Дастан. Казан, 1999;

Сибгатуллина Ә. Илаһи гашыйклар юлыннан (Суфичылык турында очерклар). Казан, 1999.

Автор – Ф.И.Урманчеев.