Бер төре – гади яки алоэсыман тәнкисәр (S. aloides) билгеле, Евразиядә таралган.

Татарстан территориясендә барлык районнарда да очрый. Агымсыз яки әкрен агымлы сулыкларда үсә.

15-45 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы калын, кыска. Яфраклары ачык яшел, сусыл, кыяк-ланцетсыман, очлы пычкы читле, зур таралгы хасил итә (алоэ яфракларына ошаш). Чәчәкләре бер җенесле, кечкенә, өч ак таҗ яфракчыклы. Җимеше – җиләксыман. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Вегетатив юл, күбесенчә яннан үскән үргеннәр ярдәмендә үрчи.

Күпләп үсеп, зур мәйданнарны каплый, бу исә сулыкларның саегуына китерә. Тулаем сулык төбенә төшеп һәм тамырчыгы белән ләмгә берегеп кышлый. Язын тамырчык корый, һәм үсемлек яңадан су өстенә күтәрелә, биредә исә сабактан йөзүче тамырлар үсеп чыга.

Терлек азыгы.

Алоэсыман тәнкисәр