Биографиясе

1924 елның 1 гыйнвары, Арча кантоны Түбән Оры авылы – 2012 елның 16 феврале, Мәскәү шәһәре.

Ташкент пехота училищесенең тизләтелгән курсларын (1943), «Выстрел» курсларын (Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәре, 1944) тәмамлый.

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 518 нче укчы полкта отделение командиры (63 нче армиянең 129 нчы укчы дивизиясе). Брянск, Үзәк һәм Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск һәм Гомель-Речица һөҗүм операцияләрендә катнаша (барысы да – 1943 елда). Зур Малиновец һәм Сетуха (Орёл өлкәсе Залегощь районы) авыллары янындагы сугышларда батырлык күрсәтә: 1943 елның 12 июленнән 3 августына кадәр дошманның 40 тан артык солдатын юк итә. Сугышның хәлиткеч мизгелләрендә башта – взвод командирын, аннары, рота командирын алыштырып, сугышчыларны дошманга каршы штык һөҗүменә күтәрә.

1945 елдан запаста. Мәскәүдә яши. Бөтенсоюз «Энергопром» фәнни тикшеренү институтында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Чаллы шәһәренең бер урамына Г.С.Салихов исеме бирелгән.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.