Биографиясе

1935 елның 8 июле, Белоруссия ССР, Могилёв өлкәсенең Чаусы районы Сухари авылы — 2008 елның 9 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1958), СССР ФАнең Казан филиалында эшли.

1961–1964 елларда Ерак Көнчыгыш һәм Оренбург геология идарәләрендә.

1965 елдан ЦНИИгеолнерудта, баш фәнни хезмәткәр (1997 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре файдалы казылма чыганаклары геологиясенә һәм экологиягә карый. Озол руда булмаган файдалы казылмаларның вулканоген-утырма чыганакларының төп урнашу һәм формалашу закончалыкларын ачыклый, аларны фаразлау һәм эзләүнең теоретик нигезләрен эшли, СССРда беренчеләрдән булып вулканоген-утырма боратларның рудалы чыганакларын ача; полиген нефть-газ һәм руда барлыкка килү процессларын нигезли, нефть-газ чыганакларын эзләү алымнарын эшләүдә катнаша, Татарстанда нефть булырга тиешле урыннарны билгели.

Биологик актив элементларның миграциясе, таралу һәм концентрациясе закончалыкларын ачыклый, аларның кешегә тәэсире үзенчәлеген билгели, ТР халкының авырулар санын киметүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшли.

Хезмәтләре

Осадочный и вулканогенно-осадочный рудогенез бора. М., 1983;

Прогнозирование и поиски месторождений горно-химического сырья. М., 1990;

Процессы полигенного нефтегазо- и рудообразования и их экологические последствия. К., 2004.