Биографиясе

1898 елның 25 марты, Казан губернасы, Тәтеш өязе Кече Фролово авылы – 1976 елның 12 июле, Мари Республикасы, Звенигово районы Красногорск поселогы.

Заводта горновщик, аннары колхозда бригадир булып эшли.

Гражданнар сугышында катнаша. 1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 465 нче укчы полкның саперлар взводында отделение командиры (27 нче һәм 1 нче гвардия армияләренең 167 нче укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Демян (1943), Белгород-Харьков (1943), Житомир-Бердичев (1944), Львов-Сандомир (1944) һәм Моравска-Острава (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 10–11 февралендә Виноград һәм Толстые Роги (Черкассы өлкәсе Лысянка районы) торак пунктлары янындагы сугышларда батырлык күрсәтә: отделениесе белән алгы сызыкта төп танк һөҗүме куркынычы булган юнәлештә миналар куеп чыга.

Г.В. Сафонов һөҗүм барышында җимерелгән күперне торгыза, соңыннан ул күпердән пехота һәм танклар узарга тиеш була; 1944 елның 19 июлендә Стрыпа елгасын кичкәндә, Г.В. Сафонов җитәкчелегендәге отделение күперне төзәтә һәм батальонга икенче ярга чыгуны тәэмин итә; Глинна торак пункты (Тернополь шәһәреннән 30 км көнбатыштарак, Украина ССР) янында отделение 12 минаны зарарсызландыра; Днестр елгасына якынлашканда (Галич шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак), тимер юл күперен минадан арындыра, уңъяк ярда танкка каршы 185 минаны зарарсызландыра. 1944 елның 23–29 ноябрендә Собранце торак пункты (Гуменне шәһәреннән 27 км көньяк-көнчыгыштарак, Чехословакия) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: Г.Ф. Сафонов җитәкчелегендәге сугышчылар киртәләрне үтү өчен юл ясыйлар, укчы подразделениесенә алга үтүне тәэмин итеп, пехотага каршы 81 һәм танкка каршы 52 минаны зарарсызландыралар. Г.Ф. Сафонов беренчеләрдән булып торак пунктка бәреп керә һәм, автоматтан атып, дошманның 5 солдатын юк итә; Лесне-Рыковце торак пунктына һөҗүм барышында (Чехословакия) дошманның миналы кырлары аша үзйөрешле артиллерияне озата барып, югалтуларга дучар булмас өчен, танкка каршы 96 һәм пехотага каршы 188 минаны зарарсызландыра.

1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, Красногорскта яши.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин