Тарихы

1619 елдан Кривуши авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровское исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чүлмәк ясау, итек тегү, сарык тиресе иләү, көпчәк ясау тарала.

1756 елда алпавыт Л.Ф.Аристов хисабына Покров чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла; хәзер ярымҗимерек хәлдә; классицизм элементлары булган барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында Покров чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе (1898 елдан, 1884 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе буларак ачыла, 1916 елда 12 ир бала һәм 21 кыз бала укый) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 386 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Троицкий Урай авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – «Искра», 1931 елда «9 гыйнвар» колхозлары оештырыла. 1958 елдан авылда –«Пятилетка» колхозы, 1969 елдан – «Береговой» совхозы (икесенең дә үзәге – Троицкий Урай авылы), 1993 елдан бүленеп чыккан «Гремячка» совхозы эшли.

Халкы башлыча «Ногманов» крәстиян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр – мәктәп, 2014 елга кадәр клуб эшли. Авыл территориясендә төзекләндерелгән «Гремячий» чишмәсе бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Гремячка I (Казан яны культурасы), II (Казан яны, Маклашеевка культуралары), III (Казан яны культурасы) һәм IV (Маклашеевка культурасы), Гремячка каберлеге (Азелино культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

С.Г.Александров (1873–1967) – «Варяг» крейсеры матросы (1899–1904), Гражданнар сугышында катнашучы, 4 нче дәрәҗә Георгий хачы кавалеры, авылда аның кабере сакланган, кабер ташы куелган (2015 елда яңартылган), авылның бер урамы аның исеме белән атала.

Халык саны

1782 елда – 169 ир-ат;
1859 елда – 251,
1897 елда – 491,
1926 елда – 611,
1938 елда – 684,
1949 елда – 538,
1958 елда – 478,
1970 елда – 315,
1989 елда – 169,
2002 елда – 121,
2010 елда – 73,
2019 елда – 60 кеше (руслар – 86,7%, татарлар – 13,3%).