Эчтәлек

Борынгы заманнардан билгеле. Казан губернасында XVII йөз ахырларында теркәлгән. Зөя өязендә һәм башка кайбер өязләрдә киң таралган. Хезмәт артельгә җыелып башкарылган.

XIX йөздә селте-поташ һәм урманга бәйле химия кәсепчелеге белән 3 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Поташ постау, сабын, яхшы сыйфатлы пыяла һәм буяу җитештергәндә, тире эшкәрткәндә кулланылган. Аны алу өчен башта — агач, сирәк очракта үлән һәм карабодай саламын (аның продуктлылыгы зур булган) яндырып, көлне чаннарда чылаталар, суын парга әйләндерәләр һәм мичтә кыздыралар. Поташ алуның берничә ысулы арасында иң борынгы — «Казан ысулы» аерылып торган. «Казан шадригы» дип аталган югары сыйфатлы поташ юеш ысул белән кыздырып табылган: урман аланында 150–200 пот көл җыелырлык итеп агач якканнар. Көл суынгач, аны кырыйга эттереп, учак урынына 3–4 коры усак яки юкә агачы түшәгәннәр, аркылыга тыгыз итеп утын агачлары тезгәннәр, өсләрен куе камыр халәтенәчә чылатылган көл белән каплаганнар; әзерләнгән көл сыланып беткәнче, утыннарны рәт-рәт итеп өйгәннәр һәм өемне яндырганнар. Учак янып беткәндә шадрик әзер булган. Агачны яндырып ясалган һәм Россиядән чыгарылган поташ сәүдәдә «Казан поташы» исемен йөрткән, ул, башлыча, Казан һәм Оренбург губерналарында җитештерелгән.

XX йөз башында сәнәгать содасы таралыш алу сәбәпле, селте-поташ кәсепчелеге бетүгә йөз тота.

Әдәбият  

Попов Н. Лесная технология. Рук. к механической и химической обработке дерева. СПб., 1871;

Халиков Н.А. Промыслы и ремёсла татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало XX в.). К., 1998.