20 гә якын төре билгеле, Евразиядә, Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Икееллык качыр үләне (O. biennis) сирәк кенә барлык районнарда очрый, кисек яфраклы качыр үләне (O. laciniаta) һәм кызыл сабаклы качыр үләне (O. rubricaulis) – сирәк төрләр. Чүпле урыннарда, тимер юллар һәм гадәти юл буйларында үсә.

30-100 см биеклектәге икееллык үсемлек. Сабагы туры, өске өлешендә азрак кырлы. Кызыл сабаклы качыр үләне сабагының кызыл төстә булуы белән аерыла. Яфраклары чиратлашкан, уемтылы-тешле яки каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре эре, аксыл сары, хуш исле, озын чәчәк сапларында, чуксыман чәчәк төркеменә җыелган, ешрак кич белән ачыла; төнге күбәләкләр белән серкәләнә. Җимеше – цилиндрик формадагы дүрт оялы тартмачык. Июнь-сентябрьдә чәчәк ата. Җимешләре сентябрь-октябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Икееллык качыр үләнендә дуплау һәм минераль матдәләр, органик кислоталар, крахмал бар; халык медицинасында тамыр төнәтмәсе туберкулезны дәвалаганда, шулай ук яраларны юдыру өчен кулланыла. Яфракларыннан ясалган төнәтмә көзән җыеру вакытында ярдәм итә.

Барлык төрләре дә декоратив, баллы үсемлек.