Биографиясе

1677 елның 1гыйнвары, башка чыганакларда 1680 ел, Кострома өязе – 1749 елның 4 марты, Мәскәү шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

1700 елдан хәрби һәм дәүләт хезмәтендә.

1700–1721 елларда – Төньяк, 1735–1739 елларда рус-төрек сугышларында, 1711 елда Прут һәм 1722–1723 елларда Пётр I нең Иранга явында катнаша.

1722 ел ахыры – 1723 ел башында Казанда Каспий хәрби флотилиясе өчен суднолар төзелешенә күзәтчелек итә.

1724–1726 елларда, 1740–1741 елларда Төркиядә илче.

1726–1730 елларда Иранда Җир чикләү комиссиясе рәисе.

1731–1735 елларда, коллегияләрнең берсен җитәкләүдән баш тарту сәбәпле, Казан губернасының Алатырь провинциясе Чеборчино авылында сөргендә була.

1735–1736 елларда Казан губернаторы.

Бер үк вакытта, 1735–1736 елларда, Башкортстан комиссиясе башлыгы. Губернада кораб төзелеше урманнарын законсыз кисү турындагы эшләрне тикшерә, башкортлардан, татарлардан гаскәр өчен атлар сатып ала.

А.И.Румянцев вакытында Кама аръягы чик буе сызыгын төзү тәмамлана, анда 4 меңнән артык кеше урнаштырыла. «Башкорт кузгалышларын бастыру» максаты белән тупланган хәрби частьләрнең баш командиры буларак, Оренбург экспедициясе башлыгы И.К.Кириллов белән бергә Башкортстанда кузгалышларны бастыру һәм тәртип урнаштыру чараларын күрәләр (Оренбург шәһәренә нигез салына, төбәктә егермеләп кальга-ныгытма төзелә, баш күтәрүчеләр коралсызландырыла, авылларда тимерче алачыклары ябыла, башкортларга Казан татарлары белән туганлашу тыела, тарханнарның өстенлекләре бетерелә, җирләрне сату һәм арендага бирү, мишәр, типтәр һәм ялгызакларны тугрылыклы хезмәтләре өчен җир белән бүләкләү тыела).

1736 елның яз-көзендә аның җитәкчелегендәге гаскәр баш күтәргән берничә отрядны тар-мар итә, Уфа провинциясендәге 100 дән артык авылны бөлгенлеккә төшерә.

1736–1740 елларда (бүленеп) – Малороссия идарәчесе.

1742 елда Швеция белән сөйләшүләр алып барганда рус делегациясен җитәкли, Або солых килешүенә кул куя (1743 ел).

1744–1748 елларда Сенатта хезмәт итә.

Бүләкләре

Изге Андрей Первозванный, Изге Александр Невский орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Бантыш-Каменский Д.Н. Словарь достопамятных людей русской земли. М., 1836. Ч. 4.

Лобанов-Ростовский А.Б. Русская родословная книга. СПб., 1895. Ч. 2.

Петров П.Н. История родов русского дворянства. М., 1991. Кн. 2.

Автор – Е.Б.Долгов