Казан тимер юл станциясеннән 18 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Казан районы, 1938 елдан – Юдино районы, 1958 елдан –Биектау районы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы, 1965 елдан – Биектау районы Борисоглебское авыл советы, 1998 елдан Казан шәһәре Авиатөзелеш районы составында.

Халык саны – 525 кеше (1930 ел, руслар), 1023 кеше (1938 ел), 1000 кеше (1949 ел), 1490 кеше (1956 ел), 1225 кеше (1958 ел), 977 кеше (1970 ел), 488 кеше (1989 ел), 451 кеше (2000 ел, руслар).