Биографиясе

1906 елның 5 ноябре, Воронеж шәһәре – 1970 елның 28 декабре, Казан шәһәре.

Авиация белгечләре хәрби мәктәбен (1929 ел), авиация техникумын (Ленинград, 1933 ел), Батайск югары очу әзерлеге авиация мәктәбен (1937 ел) тәмамлый.

1928–1930 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында. Гражданнар һава флоты транспорт отряды командиры була.

Сугыш алдыннан Ленинабад аэроузелында эшли.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Казанда оештырылган 81 нче авиация дивизиясе составына билгеләнә.

Ленинград, Мәскәү, Сталинградны саклаганда, Курск дугасында сугышчан очышларда катнаша.

1943 елның 15 февраленә кадәр авыр бомбардировщик белән дошманның ерак тылына 85 төнге сугышчан очыш ясый.

1943 елның мартында М.В.Родных аеруча мөһим хөкүмәт йөкләмәсен үти: икенче пилот сыйфатында Советлар Союзы Герое подполковник Э.К.Пусэп (штурманы – подполковник С.Ф.Ушаков) экипажы составына кертелеп, самолет белән совет хөкүмәте делегациясен Англиягә илтү һәм Мәскәүгә алып кайтуда катнаша. Дәүләт сере булган хөкүмәт пакетын Бөекбритания короле Георг VI га тапшыра.

1943 елның җәеннән, күпсанлы очышлар ясап, Берлин, Кенигсберг, Данцигны бомбага тота. 1943 нең 9 июлендә, сугышчан йөкләмә үтәп кайтканда, самолеты дошман тылында бәреп төшерелә, М.В.Родных үзе әсирлеккә эләгә.

Концлагерьда 1945 елның 26 апреленә кадәр була, Американың 7 нче армиясе гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Дәүләт куркынычсызлыгы органнары тарафыннан тикшерелгәннән соң, 1945 елның сентябрендә иреккә чыгарыла.

890 нчы авиация полкында командир урынбасары булып, аннан соң Орша янында СССР Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итә.

1953 елдан запаста.

Казан аэропортында очышлар белән җитәкчелек итә.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Автор – М.З.Хабибуллин