Эчтәлек

XX йөз башында татарлар һәм башка төрки мөселманнарның иң эре мәгърифәт учакларының берсе.

1906 елның октябрь аенда ачыла.

«Галия» мәдрәсәсен нигезләүче һәм алыштыргысыз җитәкчесе XX йөз башы татар интеллигенциясенең иң белемле вәкилләреннән берсе Зыя Камали була.

1907 елдан «Галия» Уфа алпавыт хатыны Суфия­бикә Җантурина һәм сәүдәгәр Сәдхи Назиров иганәсенә махсус төзелгән өч катлы бинага урнаша.

«Галия» гә иң зур матди ярдәмне С.С.Җантурин күрсәтә.

Мәдрәсәдә уку түләүле була; ул дин әһелләре әзерләү юнәлешендә эшли, уку-укыту курсы якынча 30 фәннән тора: тәфсир (Коръән текстларын шәрехләү һәм аңлатма бирү), хәдис (Мөхәммәд пәйгамбәрнең хикмәтле сүзләре), башка дини фәннәр, гарәп, татар, рус телләре, фәлсәфә, риторика, география, тарих, арифметика, химия, физика, физиология һ.б.

1914 елдан « Галия»дә музыка укытыла башлый (укытучы Вильгельм Клименц – Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы Варшава консерваториясе профессоры).

Мәдрәсәдә Идел буе, Урал һәм Көнчыгыш Себердән генә түгел, Урта Азия, Кырым, Кавказдан да шәкертләр укый.

«Галия» нең танылуына биредә төрле елларда укытучы (мөдәррис) булып З.Кадыйри, Ә.Вәлиди, Х.Бәдигый, Х.Зәйни, Г.Терегулов, Г.Ибраһимов һәм башкалар эшләве дә сәбәп була. Аларның күбесе Мисыр, Сүрия, Төркиядә белем алган югары белемле кешеләр.

1906 елда Санкт-Петербургка җибәрелгән жандарм белдермәсендә «...укытучы Камалетдинов (Зыя Камали) «Галия» мәдрәсәсендә фәкать фәнни темаларга гына лекцияләр укый... Бу лекцияләргә бәйрәм көннәрендә мәдрәсәдә укымаганнар йөри» диелгән.

Педагогика курсын Ф.А.Дәүләткильдиева алып бара, ул мондый төрдәге уку йортларында хатын-кызлардан беренче укытучы була.

«Галия» дә шәкертләр түгәрәкләре эшли, аларның кулъязма журналлары дөнья күрә.

1913 елда Ш.Бабич редакциясендә «Парлак» фәнни-популяр һәм әдәби журналы, казакъ һәм черкәс шәкертләре журналлары чыга.

Уку-укыту программасына дөньяви фәннәрне керткән өчен 1908–1911 елларда Уфада жандарм идарәсе мәдрәсәдә берничә тапкыр тикшерү, тентүләр уздыра, З.Камалидан сорау ала.

Октябрь революциясеннән соң, 1919 елда, мәдрәсә ир балалар өчен икенче баскыч гомуми белем мәктәбе итеп үзгәртелә, 1920 елда ябыла.

Эшләү елларында « Галия»дә якынча 1400 шәкерт белем ала. Алар арасында татар һәм башкорт мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – Г.Алпаров, Ш.Бабич, С.Габәши, Х.Габидов, М.Гафури, Г.Ибраһимов, С.Кудаш, Ш.Сүнчәләй, Х.Туфан, К.Хәкимов; үзбәк язучысы Мирмөхсин Ширмөхәммәтов, казакъ шагыйрьләре Баембәт Майлин, Мәгъҗан Җомабаев һәм башкалар була.

Мәдрәсә бинасы тарихи һәм архитектура истәлегенә әверелә.

Аның диварында Ш.Бабичка, М.Гафурига һәм Г.Ибраһимовка багышланган истәлек такталары бар.

Әдәбият

Рәхимов С. «Галия» мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: Мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан. Казан, 1992;

Фархшатов М.Н. Народное образование в Башкирии в пореформенный период в 60-90-е годы XIX в. М., 1994;

Ялалов Ф.Г. Национальное гимназическое образование: история, теория, практика. Казань, 2000.

Автор – Г.С.Сабирҗанов, З.М.Маһиярова.