Биографиясе

1919 елның 28 феврале, Вятка губернасы, Алабуга өязе Тихие Горы авылы — 1994 елның 16 ноябре, Әстерхан шәһәре.

Очучыларның Энгельс хәрби авиация мәктәбен (1941), Югары офицерлар авиация мәктәбен (1946) тәмамлый.

Колхозда, Дзержинск шәһәрендә заводта (Түбән Новгород өлкәсе) эшли. Воронеж шәһәрендә хәрби һава частенда инструктор булып хезмәт итә.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 232 нче штурм авиациясе полкында эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 289 нчы штурм авиация дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары составында Полтава, Купянск һәм Валуйки-Россошь юнәлешләрендәге оборона сугышларында (1942), Сталинград сугышында (1942–1943), Донбасс, Мелитополь (икесе дә — 1943), Кырым һәм Львов-Сандомир (икесе дә — 1944) операцияләрендә катнаша.

Дошманның авиация көчләренә каршы һава сугышында батырлык күрсәтә. 1943 елның ноябренә Пискунов 96 сугышчан очыш ясый.

1945 елның гыйнварында авыр яраланганнан соң, сугышчан юлын төгәлли. 1946 елдан запаста.

Сугыштан соң гражданнар авиациясенә күчә һәм Баку-Мәскәү трассасында оча башлый.

Түбән Идел совнархозының Әстерхан суднолар төзү заводында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин