Гомер еллары: 1903–1983.

Гражданнар сугышында катнаша.

1925–1941 елларда Кавказ арты хәрби округында, дивизия командиры урынбасары.

Бөек Ватан сугышында Приморье флоты укчы дивизиясенең өйрәнү бригадасы командиры.

1946 елдан Тбилиси университетында хәрби кафедра башлыгы.

1947 елдан Идел буе хәрби округында офицерлар составының белемнәрен камилләштерү курслары башлыгы.

1954–1966 елларда ТАССРның хәрби комиссары.

1966 елдан отставкада.