Эчтәлек

Биографиясе

1954 елның 25 декабрендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә туа.

Югары командирлар танк училищесен (Чиләбе, 1977), Советлар Союзы Герое маршал Р.Я.Малиновский исемендәге бронетанк гаскәрләре академиясен (Мәскәү, 1987), Украина Кораллы Көчләр академиясен (Киев, 1998) тәмамлый.

1977 елдан Белоруссия хәрби округында, 1987–1991 елларда Совет Армиясенең көньяк гаскәрләре төркемендә (Венгрия).

1991 елдан Украина Кораллы Көчләрендә: 1998–2003 елларда 6 нчы армия корпусы командиры урынбасары, корпус командиры (Днепропетровск шәһәре), 2003 елдан Көньяк оператив командование гаскәрләре штаб башлыгы урынбасары, 2005 елдан штаб башлыгы, командующийның 1 нче урынбасары (Одесса шәһәре).

2005–2010 елларда Коры җир гаскәрләре командующиеның 1 нче урынбасары, 2010 елдан Украина Кораллы Көчләренең Берләштерелгән оператив командованиесе командующие (Киев шәһәре).

Орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов