Биографиясе

1905 елның 3 октябре, Петропавловск шәһәре (хәзерге Казакъстан) – 1935 елның 6 сентябре, Казан.

1925 елдан Казанда яши.

Татар театр техникумын тәмамлый (1930 ел).

1930–1934 елларда Сәнгать хезмәткәрләренең республика профсоюзы ҮК (ТАТРАБИС) рәисе.

1934 ел Татар укчы полкы взводы командиры, бер үк вакытта хәрби часть клубы мөдире.

Иҗаты

«Партизаннар», «Кан тамчылары», «Серләр чишелде», «Пычакка каршы пычак», «Өермә» (1932 елда Татар академия театрында куела), «Ил чигендә» (1932 ел), «Повар» (1933 ел), «Ана» (1934 ел) һәм башка пьесалар авторы.

Әдәбият

Өермә // Кызыл Татарстан. 1932. 2 ноября