Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Пимурзино исеме белән дә билгеле

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, земство мәктәбе эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 426,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Шәмәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Кызыл Биморза» колхозы оештырыла, 1947 елда «Кызыл Шәмәк» колхозы (Шәмәк авылы) һәм «Дружба» колхозы (Татар Биморзасы авылы) белән Чапаев исемендәге колхозга берләштереләләр. 1959 елда берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә, 1989 елда авыл «Победа» колхозы составында бүленеп чыга.

2002 елдан «Победа» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2014 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елда күп функцияле үзәктә ачыла) эшли.

Күренекле кешеләре

К.К.Петров (1924–2007) – язучы, журналист, филология фәннәре кандидаты, Чуаш Републикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 276,
1897 елда – 835,
1913 елда – 247,
1920 елда – 277,
1926 елда – 250,
1938 елда – 305,
1958 елда – 391,
1970 елда – 345,
1979 елда – 193,
1989 елда – 171,
2002 елда – 157,
2010 елда – 141,
2015 елда – 149 кеше (чуашлар).