Биографиясе

1919 елның 8 сентябре, Царицын шәһәре — 1988 елның 30 августы, Казан.

Сталинград эшче яшьләр театры каршындагы студияне тәмамлый (1937), бер үк вакытта шул ук театрның актрисасы була. Аннан соң Сталинград, Ростов-Дон шәһәрләрендәге Яшь тамашачылар театрларында эшли.

1942 елда немец оккупантлары тарафыннан Германиягә җибәрелә, аннан кача.

1943 елда Казанга кайтып, шунда эвакуацияләнгән Сталинград яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) труппасына кабат урнаша.

Иҗаты

Башта, нигездә, малайлар, яшүсмерләр рольләрен уйный: Вознесенский («Полк улы», В.П.Катаев), Җиһан («Р.В.С.», А.П.Гайдар), Гаврош («Хокуксызлар», В.Гюго романы буенча), Васька («Революция исеме белән», М.Ф.Шатров), Володя Дубинин (В.А.Гольдфельдның шул исемендәге әсәре буенча), Алёша («Алёша Пешков», И.А.Груздев, О.Д.Форш), Витя Малеев («Ике дус», Н.Н.Носов), Тишка («Агай-эне — ак мыек», А.Н.Островский). Бу образлар аша актриса кырыс тормыш мәктәбен узган, тоткан кыйблаңнан тайпылмаска кирәклегенә чын күңелдән ышанган яшүсмер психологиясен ышандырырлык итеп ача. Пешкова геройлары тамашачыны үз-үзләрен тотышлары, эчкерсез, ачык, көчле рухлы булулары белән җәлеп итәләр.

Пешкова шулай ук  яшь героиня рольләрен дә башкара. Алар арасында аеруча игътибар үзәгендә булганнары — Таня («Әкият», М.А.Светлов), Полина («Мещаннар», М.Горький), Дуняша, Маша («Чия бакчасы», «Өч сеңел», А.П.Чехов), Одарка («Раштуа алдындагы төн», Н.В.Гоголь повесте буенча), Адриана («Хаталар комедиясе», У.Шекспир), Лула («Өч сандугач, 17 нче йорт», Д.Добричанин), Нюра («Шәһәрдә таң ата», А.Н.Арбузов). Алга таба характерлы өлкәннәр рольләрендә дә уйный: Простакова («Җитлекмәгән егет», Д.И.Фонвизин), Фёкла Ивановна («Өйләнү», Н.В.Гоголь), Үги ана («Золушка», Е.Л.Шварц), фрекен Розенблюм («Пеппи-Озыноек», А.Линдгрен), Евдокия Фёдоровна («Малаховны туктатыгыз!», А.В.Аграновский).

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Благов Ю. Казанский театр юного зрителя. К., 1986.

Автор — Ю.А.Благов