Тарихы

XVII йөз башында нигез салына. Беренче тапкыр 1674 елда телгә алына. XIX йөз ахырына кадәр Олы һәм Кече Борындык авылларыннан тора. XIX йөз ахырыннан хәзерге исемдә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1895 елда 1 нче гильдия Оренбург сәүдәгәре Ә.Г.Хөсәенов акчасына 2 нче җамигъ мәчет төзелә (1938 елда манарасы киселә, 1991 елда реставрацияләнә, татар мәчетләре өчен традицион формадагы дини архитектура истәлеге, хәзер эшли).

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында 2 мәчет (1869 һәм 1895 еллар), мәдрәсә, почта-телеграф бүлеге, почта станциясе, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2592 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ивановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Борындык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Фрунзе” колхозы оештырыла, 1944 елда “Фрунзе” һәм “Үрнәк” колхозларына бүленә, 1950 елда “Фрунзе” колхозына берләштерелә, 1963 елда Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1967 елда аның составына “Көрәшче” колхозы (Шуширмә авылы) керә. 1994 елдан – “Чулпан” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2005 елдан – “Алтын башак” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке 1 нче мәчет бинасында), 1937 елда – тулы булмаган урта, 1976 елда – урта (1970 елда яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1993 елдан Р.К.Кәлимуллин исемен йөртә.

1986 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.

Авылда балалар бакчасы (1970 елдан, хәзер мәктәп бинасында), мәдәният йорты (башта элекке 2 нче җамигъ мәчет бинасында ачыла, 1974 елда яңа бина төзелә), китапханә (1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1989 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2018 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Без кабызган утлар сүнмәс” театр (1988 елдан), “Якты йолдызлар” фольклор (2000 елдан), “Сүнмәс йолдызлар” хор (2017 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Б.Г.Гарифуллин (1907–2003) – механизатор-комбайнчы, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Р.К.Кәлимуллин (1927–1993) – инженер-механик, техник фәннәр кандидаты, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.

Халык саны

1782 елда – 259 ир-ат;
1859 елда – 1067,
1897 елда – 1689,
1908 елда – 1920,
1920 елда – 1749,
1926 елда – 1755,
1938 елда – 1767,
1949 елда – 1308,
1958 елда – 1193,
1970 елда – 1216,
1979 елда – 1123,
1989 елда – 835,
2002 елда – 661,
2010 елда – 594,
2017 елда – 585 кеше (татарлар).