- РУС
- ТАТ
милиция генерал-майоры (2000), ТРның атказанган хокук белгече (1999), РФнең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре (2006)
1949 елның 1 июле, Кайбыч районы Салтыган авылы — 2024 елның 2 гыйнвары, Казан.
СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясенең Казан филиалын тәмамлый (1981).
1970 елдан ТР эчке эшләр органнарында: 1981–1985 елларда Әгерҗе районы, 1985–1989 елларда Әлмәт, 1991–1993 елларда Чистай шәһәре эчке эшләр бүлекләре, 1990–1991 елларда профилактика хезмәте идарәсе, 1993 елдан ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы. Бер үк вакытта, 1993 елдан, ТР эчке эшләр министры урынбасары.
2009–2019 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты.
2020–2023 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары.
Батырлык ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.