Биографиясе

1918 елның 18 ноябре, хәзер Ульянов өлкәсенең Инза районы Пятино авылы — 1969 елның 22 октябре, Казан.

Чкалов хәрби авиация училищесен (1940), офицерлар составын камилләштерүче Югары очу тактик курсларын, Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1955) тәмамлый.

1937 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 128 нче бомбардировщиклар полкы звеносы командиры (16 нчы һава көчләре армиясенең 3 нче бомбардировщиклар корпусы 241 нче бомбардировщиклар дивизиясе). Үзәк фронт авиациясе составында 1943 елның апреленә дошманның тупланган хәрби техникасын һәм тимер юл үзәгендәге хәрби эшелоннарын бомбага тоту максаты белән 210 сугышчан очыш ясый.

Сугыштан соң СССР Хәрби һава көчләре сафларында хезмәт итә (1959 елга кадәр), Казанда яши.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Фёдоров А.Г. В небе — «петляковы». М., 1976;

Честь, отвага, мужество. Саратов, 1979;

Герои огненных лет. М., 1980. Кн. 4.

Автор — М.З.Хәбибуллин