Биографиясе

1870 елның 2 апреле, Тифлис шәһәре — 1925 елның 19 марты, Мәскәү, Кремль дивары буенда җирләнә.

Сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә.

Гори шәһәрендә укытучылар семинариясен (1890), Новороссийск университетының медицина факультетын (Одесса шәһәре, 1908) тәмамлый. Баку, Тифлис шәһәрләрендә укытучы, табиб булып эшли.

1905 елда «Гуммет» соиаль-демократик оешмасына керә, матбугатта публицистик мәкаләләр белән чыгышлар ясый, РСДРП программасын әзәрбайҗан теленә тәрҗемә итә.

1908–1914 елларда Әстерханда сөргендә чагында шәһәрнең мөселманнар җәмгыяте мәдәни тормышында актив катнаша, «Борһане тәрәкъкый» газетасында дини темаларга мәкаләләр бастыра, 1908 елда Казан-Кавказ артистлары ширкәтен оештыру эшен башлап җибәрүчеләрнең берсе була. 1917 елда «Гуммет» комитеты рәисе, РСДРП(б)ның Баку комитеты әгъзасы, «Гуммет» газетасы мөхәррире.

1918 елның язында Баку ХКСның шәһәр хуҗалыгы комиссары.

1919 елдан РСФСР тышкы эшләр халык комиссариатының Якын Көнчыгыш бүлеге җитәкчесе, милләтләр эшләре халык комиссары урынбасары.

1920 елда Әзәрбайҗан революцион комитеты, Әзәрбайҗан ХКС рәисе.

1922 елдан СССР ҮБК рәисләреннән берсе.

Наримановның әдәби әсәрләре XX йөз башы төрки халыкларының милли азатлык һәм революцион хәрәкәтен чагылдыра. Нариманов — милли хорафатларны гаепләгән «Баһадур вә Сона» (1896) романы, әзәрбайҗан әдәбиятында беренче тарихи пьеса — халык күтәрелешен күрсәткән «Надиршаһ» (1899) һ.б. әсәрләр авторы.

Әсәрләре

Собр. соч.: В 2 т. М.–Л., 1926;

Повести и пьесы. М., 1971.

Әдәбият          

Казиев М. Н.Нариманов. Баку, 1970;

Кочэрли Ф. Нэриман Нэриманов. Бакы, 1965.