Чын фамилиясе Благушин.

Биографиясе

1862, Харьков шәһәре —  1925 елның 3 декабре, Лаеш кантоны Шиланка авылы.

Сәхнә эшчәнлеген 1881 елда Воронеж театрында К.И.Бессонов антрепризасында башлап җибәрә.

1902 елда Санкт-Петербургтагы Александра исемендәге театрга чакырыла, монда ул ике сезон эшли. 

1904 елда В.Ф.Комиссаржевская театрына күчә.

1914–1915 елларда Санкт-Петербургтагы А.С.Суворин Кече театры актеры: шулай да күпчелек рольләрен провинциядә башкара.

1893–1901, 1909–10, 1916–23 елларда Казан шәһәр театрында эшли.

1910, 1919 елда Яңа (1919 елдан — Кызыл Армия) театрда эшләүче труппаның сәнгать җитәкчесе.

1923 елда Елга аръягы Эшчеләр сараенда Казан күн комбинатында эшләүче һәвәскәр актерлардан торган труппа оештыра, театрның тәрбия эшенә аеруча зур игътибар бирә.

Казанга еш кына гастрольләр белән килә.

Казанда үз йорты һәм Зөя өязе Шиланка авылында утары булган нәселле Казан дворян кызы Е.П.Костливцевага өйләнә. Утар крәстияннәре арасында Каширин хәйрия эше алып бара.

Иҗаты

Рус репертуарында шактый рольләре белән танылу тапкан күренекле башкаручы Каширин Казан театр сәнгатенә зур өлеш кертә.

Актерның Ананий («Ачы язмыш», А.Ф.Писемский), Рогожин («Идиот», Ф.М.Достоевский романы буенча), Никита («Караңгылык патшалыгы», Л.Н.Толстой), Иоанн Грозный («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой; «Василиса Мелентьева», А.Н.Островский) рольләре аеруча игътибарга лаек.

Аның В.С.Зотов, В.И.Качалов, И.А.Слонов, Д.Р.Любин, шулай ук Казан сәхнәсендә эшләүче башка актерлар иҗатына да йогынтысы зур була.

Персонаж тормышының бөтен нечкәлекләре, психологик тирәнлеге Каширин башкаруында гадилек һәм сәхнәдәге табигыйлек, геройның үз-үзен тотышы белән бергә үрелеп бара.

Теләк-омтылышларында, ачу-нәфрәтендә тыелгысыз һәм аяусыз, хәтта куркыныч Иван Грозныйны ышандырырлык һәм темпераментлы итеп гәүдәләндерә, шул ук вакытта аның алдан күрүчән сәясәтче, зур масштаблы дәүләт эшлеклесе булуына да басым ясый.

Каширинны Л.Н.Толстойның «Караңгылык патшалыгы» пьесасындагы Никита ролен бөтен сәхнә тарихында «иң оста башкаручы» дип табалар. Геройның вөҗдан газаплары, әхлакый кичерешләре актер тарафыннан гадәттән тыш эмоциональ һәм эчкерсез башкарыла.

Халыкчан характерлар Каширинга аеруча якын. Андрей Белугин, Безсудный, Краснов, Любим Торцов («Белугинның өйләнүе», «Кеше күп җыелган җирдә», «Адәм баласы хатадан хали түгел», «Ярлылык — гаеп түгел», А.Н.Островский), 1 нче мужик («Мәгърифәт җимешләре», Л.Н.Толстой), Алексей, Андрей Колгуев («Алтын», «Яңа эш», В.И.Немирович-Данченко) һәм башка геройлар, рус милли характерының типик үзенчәлекләрен, үзләренең әхлакый принципларын, намуслылыкларын, «дөреслек буенча яшәргә» омтылуларын гәүдәләндереп, тамашачыда кызгану, теләктәшлек хисләре уяталар.

Каширин иҗатының нәкъ менә демократик юнәлештә үсүе тамашачының хөрмәтен казана һәм аның тарафыннан танылу таба.

Каширин җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, хәйрия концертларында актив катнаша.

Әдәбият

Смирнова Н.А. Воспоминания. М., 1947;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958;

Шебуев Г. Актёрское счастье. Куйбышев, 1964;

Благов Ю. «Казанский помещик» Александр Каширин. К., 2006.

Автор Ю.А.Благов