Биографиясе

1919 елның 12 ноябре, Казан губернасы, Чистай өязе Рус Сарсазы авылы — 1945 елның 26 апреле, Чехословакия, Брно шәһәре янында җирләнә.

Кама елга пароходчылыгында механик ярдәмчесе булып эшли (Чистай шәһәре).

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 33 нче гвардия кавалерия полкы танкка каршы батареясының утка тоту взводы командиры (6 нчы гвардия кавалерия корпусының 8 нче гвардия кавалерия дивизиясе). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1945 елның 26 апрелендә Брно шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1 танк, 4 БТРны юк итә һәм 2 тупны сафтан чыгара. Шул сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медаль белән бүләкләнә. Истәлеге

Чистай шәһәренең бер урамы Миронов исемен йөртә.

Әдәбият           

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1981. Вып. 4;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин