Биографиясе

1924 елның 7 гыйнвары, Бөгелмә кантоны Зәй авылы — 1997 елның 5 феврале, Санкт-Петербург шәһәре.

Тамбов хәрби очучылар авиация мәктәбен (1944), Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү, 1954) тәмамлый.

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 783 нче штурмлау авиация полкы очучысы (4 нче һава армиясенең 4 нче штурмлау авиация корпусында 199 нчы штурмлау авиация дивизиясе). 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында 1945 елның маена кадәр дошманның оборона чикләренә 93 сугышчан очыш ясый, 5 бронетехникасын, 22 тимер юл вагонын, 48 автомашинасын, 7 дзотын, 5 артиллерия батареясын юк итә.

1961 елдан запаста. Ленинград шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Бөгелмә шәһәрендә Геройга бюст куелган.

Әдәбият       

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза — казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин