Биографиясе

1919 елның 13 феврале, Казан губернасы, Спас өязе Болгар авылы — 1988 елның 26 мае, Ялта шәһәре.

Омск очучылар хәрби авиация мәктәбен (1942), офицерлар составының очу-тактик әзерлеген камилләштерү курсларын тәмамлый (1946).

Сугышка кадәр елга портында электрик булып, Әстерханда суднолар ремонтлау заводында эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 6 нчы гвардия авиация-штурм полкында звено командиры (3 нче гвардия армиясе). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Балтыйк буенда (1945), Көнчыгыш Пруссиядә барган һава сугышларында (1945) катнаша. 1945 елның маена кадәр 120 сугышчан очыш ясый, шуларның 100 ендә дошман ныгытмаларын һәм гаскәрләре тупланган урыннарны штурмлый.

Өч тапкыр яралана.

1969 елдан отставкада.

Ялтада ДОСААФ комитетында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

В созвездии славы. Волгоград, 1976;

Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1979. Вып. 3.

Автор — М.З.Хәбибуллин