Биографиясе

Гомер еллары: XIX йөзнең икенче яртысы. Исеме псевдоним булуы да ихтимал.

Тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән.

Иҗаты

«Һәза китаб-е мәснәви» (Казан, 1882) исемле шигырьләр (мәснәвиләр) җыентыгы авторы. Ике тезмә әсәре Акмулла шигырьләре белән бергә Троицк шәһәре имамы һәм мөдәррисе Мөхәммәдшәриф Шиһабетдин угылы әл-Карасуви 1872 елда күчереп язган кулъязма җыентыкка урнаштырылган (табылуы 1981 елда).

Мәснәви калыбында язылган 104 юллы беренче тезмә: «Керүбән ялгызым ошбу базарә...» – дип, икенчесе (икеюллык шигырь): «Аһ, бу юлның озакындан...» – дип башлана.

Әбелхәер шигырьләре ватандарлык хисләре һәм иҗтимагый уй-фикерләр белән сугарылган, шигъри алымнарында һәм бигрәк тә образлар, характерлар бирелешендә Акмулла һәм Һибәтулла Салихов шигырьләренең көчле тәэсире сизелә.

Әсәрләре

Һәза китаб-е мәснәви. Казан, 1882.

Әдәбият

Госманов М.Г. Акмулла мирасын өйрәнүгә яңа материаллар // Поэт-просветитель Акмулла. Казань, 1983.

Татар әдәбияты тарихы. 2 т. Казан, 1985.