Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Деревня по речке Лые, Уткина Лыя исемнәре белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда тегермән, 1 йон-тукыма ману һәм 2 май язу йорты, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 511,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Организатор” колхозы оештырыла. 1952 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә.

Халкы кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф

Авылда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

А.П.Иванов (1960 елда туган) – Мамадыш районы башлыгы (2010 елдан), ТР ның атказанган икътисадчысы.

Халык саны

1782 елда – 57 ир-ат;
1859 елда – 325,
1897 елда – 476,
1908 елда – 439,
1920 елда – 520,
1926 елда – 519,
1949 елда – 370,
1958 елда – 306,
1970 елда – 324,
1979 елда – 255,
1989 елда – 134,
2002 елда – 93,
2010 елда – 56,
2017 елда – 78 кеше (керәшен татарлар – 98%, мөселман татарлар – 2%).