Биографиясе

1823 елның 7 гыйнвары, Лифляндия губернасы Днепр шәһәре — 1894 елның 5 феврале, шунда ук.

Мещаннар катлавыннан.

Дерпт университетын тәмамлый (1845).

1847–1851 елларда Юстиция министрлыгында бүлек башлыгы ярдәмчесе, 1851–1855 елларда Сенатның 4 нче департаменты секретаре (Санкт-Петербург). 1855–1858 елларда Казан университетының Рим хокукы кафедрасында экстраординар профессор.

1858–1892 елларда Дерпт университетында: Рим һәм герман хокукы кафедралары, гомуми хокук белеме (1865 кә кадәр), Рим хокукы (1865–1885, 1887–1892) кафедралары ординар профессоры; 1872–1876 елларда юридик факультет деканы, 1876–1881, 1890–1892 елларда ректор.

Җирле законнарны кодлаштыруда, Балтыйк буе илләрендә 1864 елгы Мәхкәмә реформасын уздыруда катнаша.

Хезмәтләре Рим хосусый хокукы тарихы һәм догмасын, гомуми гражданлык суды процессын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре               

Die Diction der romischen Brautgabe. Дерпт, 1850;

Grundriss des Pandektenrechts. Дерпт, 1866;

Grundriss der Institutionen des romischen Rechts. Дерпт, 1880;

Imperatoris Justiniani institutio­nes. Дерпт, 1887.

Әдәбият          

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Юрьевского, бывшего Дерптского, университета (1802–1902). Юрьев, 1902. Ч. 1;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.

Автор — Е.Б.Долгов