Биографиясе

1951 елның 25 октябрендә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә туа.

1975 елда Казан консерваториясен (А.Хәйретдинов классы) тәмамлый.

1975–1977 елларда ТАССР Дәүләт симфоник оркестры артисткасы, 1979–2008 елларда Татар филармониясе солисткасы.

Бер үк вакытта Казан музыка училищесендә (1978–1987 һәм 1998–1999), 18 нче музыка (1993–1996) һәм 6 нчы (1999 елдан) балалар музыка мәктәпләрендә укыта.

Иҗаты

Сәхнәдә ТАССР Дәүләт симфоник оркестры (җитәкчесе Н.Рахлин) белән П.Чайковскийның «Рококо темасына вариацияләр» («Вариации на тему рококо») әсәрен башкара.

Маслованың репертуары, башлыча, барлык виолончель репертуарын, шул исәптән оркестр белән виолончель өчен концертларны (Н.Рахлин, Ф.Мансуров, Р.Мартынов, Р.Салаватов һ.б. җитәкчелегендәге оркестрлар белән башкара), Г.Ф.Гендель, Л.Бетховен, Ф.Шуберт, И.Брамс, С.Прокофьевларның виолончель сонаталарын; виолончель өчен К.Сен-Санс, К.Дебюсси, С.Рахманинов, А.Глазунов, Д.Шостакович, С.Гобәйдуллина һ.б.ның әсәрләрен колачлый.

1980–1990 елларда Маслова Татарстан музыкант-инструменталистлары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан берсе.

Киң күләмле (шул исәптән монографик) соло концерт программалары, шулай ук ТР һәм РФнең әйдәп баручы башкаручылары белән ансамбльдә (1991 елдан «Кантилена» кыллы квартет составында) чыгышлар ясый. Концерт, соната кебек күләмле әсәрләр һәм төрле характердагы миниатюралар Маслова башкаруында бер үк дәрәҗәдә уңышлы чыга. Артистка үз репертуарын төрле чорга караган, төрле жанр һәм стильдәге әсәрләр белән һәрдаим баетып тора.

Анда татар музыкасы аерым урын тота. Маслова — ТР композиторларының аның өчен махсус язылган күп кенә әсәрләренең беренче башкаручысы. Беренче тапкыр татар виолончель музыкасы антологиясен — дүрт концерттан торган «Татарстан композиторларының виолончель музыкасы» циклын туплап башкара (1989). Әлеге концерт программаларына элек башкарылмаган һәм шулай ук антологияне төзүче тарафыннан яңадан торгызылган әсәрләр дә керә.

Маслова Россиянең күпләгән шәһәрләрендә, радио һәм телевидениедән чыгышлар ясый. Аның уенына — тәэсирлелек, җитезлек, осталык, йомшаклык, тирәнлек, тембр байлыгы, характер, стиль төгәллеге, бай эчтәлек, башкарган әсәрләренә форма бөтенлеге хас. Музыкант-башкаручыларның 5 нче Бөтенроссия конкурсы дипломанты (1977). «Әнвәр Шәрәфиев. Виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар» («Анвар Шарафеев. Пьесы для виолончели и фортепиано», 1986) җыентыгының төзүчесе һәм мөхәррире.

Маслованың виолончель өчен язылган дөнья классикасы һәм милли классик музыка әсәрләренә аранжировкалары уку-укыту һәм концерт репертуарларына кертелгән.

Әдәбият     

Альмеева Н. Женщина с виолончелью // Идель. 1991. № 8–9;

Гурьянова Р. Мелодия судьбы в переложении для виолончели // Татарстан. 1993. № 11;

Салманова Г. Виолончель — моё второе я // Идель. 2000. № 1;

Кутуй Р. По бархатной дорожке звука // Казань. 2001. № 7;

Шамсутдинова Ф. Подвижница // шунда ук. С. 111–113.

Автор — Ф.Ш.Салитова